Бүгенге мәктәп Россиядә күпчелек ата-ананың ышанычын акламый икән
Россиянең барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башланды. Яңа өмет-максатлар белән җиң сызганып тырыша торган чор бу. Өмет димәктән, бүгенге мәктәп системасы Россиядә яшәүче күпчелек ата-ананың ышанычын акламый икән.
Күптән түгел Superjob порталы тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген россиялеләрнең 63 проценты, мәктәп балага киләчәк тормышында кирәк булган гамәли белем һәм...